2020 елның 7 апрелендә «Интернетка рәхмәт – 2020» VI Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул итү башлана. Бәйге «Интернет әлифбасы» хәйрия проекты кысаларында үткәрелә.
Конкурста компьютерда һәм челтәрдә мөстәкыйль рәвештә, махсус компьютер курсларында эшләргә өйрәнгән 50 яшьтән өлкәнрәкләр Интернеттан файдаланучылар катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
Конкурсның максатлары:
Конкурс эшләре 2020 елның 14 октябренә кадәр кабул ителә, конкурска нәтиҗәләрне 2020 елның ноябрендә чыгару планлаштырыла.
Конкурста катнашу өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында гариза бирергә , конкурс эшен — конкурс номинацияләренең бер темасы буенча язылган эссе, шулай ук фотографияләр куярга кирәк. Җиңүчеләрне «Ростелеком», РПФ, Түбән Новгород өлкәсенең социаль сәясәт министрлыгы, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе һәм региональ интернет-технологияләр иҗтимагый үзәге вәкилләре кергән конкурс комиссиясе әгъзалары билгеләячәк.
Барлык эшләр дә azbukainterneta.ru сайтының «Конкурс эшләре» бүлегендә урнаштырылган.