ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы онлайн режимында Архитектура советы киңәшмәсен үткәрде

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бүген, 6 апрельдә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы каршындагы Архитектура советының икенче утырышы булды. Очрашу видеоконференция режимында узды.

Исегезгә төшерәбез, Архитектура советы Татарстан Республикасында цифрлаштыру процессларын нәтиҗәле идарә итү өчен оештырылган иде. Аңа ИТ-тармакның алдынгы компанияләре, шулай ук республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре керде: ICL, БАРС Груп, Таттелеком, Иноейдж, Ак Барс Банк, мәгълүмати проектлар белән идарә итү, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, мәгълүмати технологияләр үзәге һәм санлы трансформация үзәге. Совет рәисе итеп ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләнде.

Архитектура советының төп темасы Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклау системасы булды. Совет әгъзалары аны модернизацияләүнең мөмкин вариантлары һәм моның өчен нинди ресурслар кирәклеге турында фикер алыштылар. Шулай ук очрашуда катнашучыларга агымдагы елда Татарстанда эшләтеп җибәреләчәк «Минем сәламәтлегем» суперсервисы концепциясе тәкъдим ителде. Әлмәт районында пилотлы рәвештә эшләтеп җибәрүгә планлаштырылган «Минем сәламәтлегем» сервисы электрон медицина картасына беренче адым булачак, шулай ук татарстанлыларга медицина хезмәтләренең сыйфаты буенча оператив рәвештә кире элемтә бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу нәтиҗәләре буенча архитектура советының чираттагы утырышын агымдагы елның 20 апрелендә үткәрергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International