Ике максат буенча цифрлы үткәргечләрнең гамәлдә булу вакыты арттырылды

2020 елның 4 апреле, шимбә

ТР Цифрлы үсеш министрлыгына республика халкыннан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр аркасында кайбер максатлар буенча цифрлы үткәргечләр алу тәртибенә үзгәрешләр кертү турында Карар кабул ителде.

Аерым алганда, үзгәрешләр тугыз максатның икесенә кагылды:

1. дачага чыгу/шәһәр чите йорты һәм дачадан кайту/шәһәр читендәге йорттан;

2. яшәү урынын үзгәртү.

Әйтик, беренче очракта - дачага чыгу - цифрлы үткәргечнең гамәлдә булу вакыты бер сәгатьтән ике сәгатькә кадәр арткан. SMS-пропусктан тәүлегенә ике тапкыр файдаланырга була.

Цифрлы үткәрү вакыты икенче очракта - яшәү урынын үзгәртү - бер сәгатьтән алты сәгатькә кадәр арттырылган. Әмма шул ук вакытта аннан файдалану ешлыгы кимегән: татарстанлылар бу максат буенча өч көнгә бер тапкыр SMS-пропуск тутыра алачак.

Калган максатлар буенча цифрлы пропуск 60 минут дәвамында гамәлдә. Шул ук вакытта республикада яшәүче бер кеше тәүлегенә 2дән дә артмаган пропуск алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы пропусклар системасы Татарстанда бу атнада эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге һәм Ак Барс Банк белән берлектә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International