ЗАГСларга “тере” чиратлар бетүгә бара

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

Өйләнешергә теләүчеләрне алдан ук ЗАГСка гариза бирүдән электрон цифрлы имза коткара. Бу хакта кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Борис Хафизов сөйләде. Республикабыз гражданнары  дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында ЗАГСка гариза бирү хезмәтен, аерым алганда, өйләнешү теркәү көнен һәм урынын билгеләү өчен,  актив  куллана. 

“Быел сентябрь аенда өйләнешүчеләрнең  91 проценты гаризаны электрон рәвештә бирде”, - диде Б.Хафизов. Портал аша гариза биргән очракта шулай ук язма гариза бирү өчен чиратка да язылырга була, дип аныклады ул.

Быел “Гражданлык хәле актлары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелде. “Әгәр электрон гариза федераль портал аша ЭЦП (электрон цифрлы имза) ярдәмендә бирелсә, бу электрон документ язма гаризага тиңләшә, һәм  яшь парларның  вакыты әрәм ителми – ЗАГСка бер ай алдан барырга кирәк булмый.

“Бу максатта без ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Яңа елда бу хезмәт гамәлгә керер, дип өметләнәбез, шул вакыт ЗАГСка чират нонсенс булачак”, - дип нәтиҗә ясады Б.Хафизов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International