Бүген Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Сколковода Россия квант үзәге оештырган дискуссиядә Иннополис проектын тәкъдир итте.
Югары технологияләр өлкәсендә Иннополис федераль проекты Татарстанның иң матур җирендә 1200 гектар мәйданда гамәлгә кертелә. “Без инновацион шәһәр төзибез. Аның миссиясе - мәгълүмати технологияләр үсеше аркылы икътисад мөмкинлекләрен арттыру, гражданнарның тормышын яхшырту һәм югары интеллектлы җәмгыять төзү”, - дип санап китте Роман Шәйхетдинов.
Сингапурның RSP Architect компаниясе төзегән мастер-план буенча, Иннополиста 155 мең кеше яшәячәк, шуларның 60 меңе югары технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр булачак. Иннополисның беренче чират төзелеш объектларының мәйданы 273 мең кв.м. Объектлар 2012 ел августында тапшырылачак.
Беренче чиратта технопаркның төп бинасы (40 мең кв.м), белгечләр һәм аларның гаиләләре өчен 160 мең кв. м торак, иноформацион технологияләр буенча белгечләр әзерләүче Россиядә беренче университет сафка кертеләчәк, диде Роман Шәйхетдинов. Университет буенча Татарстанның төп партнеры - Computer Science Сarnegie Mellon университеты, ул университет өчен уку-укыту программасын әзерли. 2013 ел сентябрендә университетка беренче студентлар кабул ителәчәк. Булачак ИТ-белгечләр өчен уку һәм торак кампуслары (50 мең кв.м һәм 80 мең кв. м) төзелә.
Иннополиска резидентлар җәлеп итү өчен һәм аларга ташламалы шартлар булдыру өчен Иннополиста техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона төзелә, диде министр. Резидентларга озак вакытка исәпләнгән аренда һәм сатып алу шартларында җир участоклары биреләчәк. Алар өчен махсус салым ташламалары карала, мәсәлән, бердәм социаль салым – 14% (30-34% урынына), табыш салымы – 13,5% (20% урынына). Шулай ук резидентларны мөлкәт салымыннан ун елга азат итү күздә тотыла. Дәүләт хезмәтләрен “бер тәрәзә” принцибында бирү планга кертелгән.
Роман Шәйхетдинов Россия квант үзәген (РКЦ - халыкара фәнни-тикшеренү үзәге. Квант физикасы өлкәсендә тикшеренүләр алып бара, идарәчелегенә дөньяның иң танылган физиклары, шул исәптән, Нобель премиясе лауреатлары, шулай ук инвестицияләр өлкәсе эшмәкәрләре керә).
Россия квант үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсе булып, мәгълүмат тапшыру челтәрләре куркынычсызлыгы, субмикрон оптик транзисторлар һәм югары ешлыклы оптик электроника, иң югары сиземле баш мие томографиясе өчен яңа системалар һәм навигация өчен төгәл сәгатьләр булачак.
Бүген Квант физика көне кысаларында квант технологияләренең төп юнәлешләре хакында сүз булды. Алар киләчәктә технологик яктан җәмгыять үсешенең төп факторы булачак. Ел саен квант технологияләренең фундаменталь фәнгә һәм технологияләргә йогынтысы көчәя бара. 2012 елда Нобель премиясен француз Серж Арош һәм америкалы Дэвид Уайнлэнд “аерым квант системаларын үлчәү һәм контрольдә тоту өчен яңа эксперименталь методлар өчен” алды.