ТР Мәгариф министрлыгы республика мәктәпләрендә Интернет тизлеген арттырачак

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы элемтә операторлары белән берлектә республиканың 190 мәктәбендә Интернет тизлеген арттыру буенча эш алып бара.

Аерым алганда, 160 мәктәптә чыбыклы оптик тоташтыру оештырылачак, тагын 30 мәгариф учреждениесе чыбыксыз технология буенча тоташтырылачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дистанцион укыту өчен булган кайбер сервисларны анализладылар. Ведомство белгечләре аларның көчле һәм йомшак якларын ачыклады. Иң яхшы вариантларның исемлеген ТР Мәгариф министрлыгына җибәргәннәр. Алар арасында: Якласс, Moodle, Учи.ру, Школа 20.35, iSpring һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International