ТР Цифрлаштыру Министрлыгында гражданнарны онлайн-режимда кабул итәчәкләр

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Яңа коронавирус йогышының (2019 – nCoV) алга таба таралуына юл куймау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, кабул итү сәгатьләрен үткәрү тәртибендәге үзгәрешләр турында сезгә хәбәр итәбез.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш Министрлыгында гражданнарны кабул итү дистанцион рәвештә: видеоконференция режимында, ZOOM онлайн-платформасы аша үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 14:00 сәгатьтә уза.

Агымга кушылу өчен ссылканы беркетәбез: https://zoom.us/j/198965353

Шулай ук сезгә уңайлы булсын өчен, сервис белән эшләү буенча ссылка һәм инструкция белән бүлешәбез: https://support.zoom.us/hc/ru/articles/201362193-Как-войти-в-конференцию- 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International