Проект битләрендә инде хәзер үк 1 миллионнан артык халкы булган Россиянең барлык шәһәрләре буенча мәгълүматларны карарга мөмкин.
«Яндекс» компаниясе үз-үзеңне изоляцияләү индексын эшләгән, ул компания кушымталарыннан алынган ачык мәгълүматлар нигезендә төзелә. Хәзер әлеге метрикаларны 1 млн.нан артык кеше яшәгән иң эре шәһәрләр буенча карарга мөмкин, дип хәбәр иттеләр компаниядә.
"Яндекс" шәһәр кешеләренең үз-үзләрен изоляцияләү дәрәҗәсен бәяли башлады. Моның өчен "Яндекс" аналитиклары үз-үзеңне изоляцияләү өчен махсус индексны исәпләп чыгарган. Индексның әһәмияте югарырак булган саен, кешеләр үз-үзләрен изоляцияли: 0 – дән алып «урамда кешеләр күп» - 5-кә кадәр «барысы да өйдә утыра», - дип хәбәр иттеләр компаниядә.
Хәзерге вакытта проект битендә Россиянең 1000 000нән артык халкы булган барлык шәһәрләре буенча мәгълүматларны карарга мөмкин.
"Яндекс" та мәгълүматларның көн саен яңартылачагын хәбәр итәләр. Тиздән үз-үзеңне изоляцияләү индексы 50 000 кешедән торган шәһәрләр өчен дә исәпләнәчәк.
"Яндекс" кушымталарын куллану статистикасы күрсәткәнчә, кешеләр өйдә күбрәк утыра башлаган. Аерым алганда, навигаторда маршрутлар азрак төзелә, ягъни кешеләр офиска һәм эшләр буенча сирәгрәк йөри башлады. Алар «Яндекс.Эфир», «Дзене» һәм «КиноПоиск»та, "Яндекс" кушымтасында шактый вакыт уздыра башлады. Метро, киресенчә, кулланудан туктады диярлек.