Татарстан КФҮ коронавирус аркасында эш шартларын вакытлыча үзгәртәчәк

2020 елның 27 марты, җомга

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәк офислары элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Шул ук вакытта яңа документлар кабул ителмәячәк.

Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, яңа Covid-19 тибындагы коронавирус таралу куркынычын булдырмау өчен, республика Хөкүмәте тиешле карар кабул итте.

Күп функцияле үзәкләрдә документларны кабул итүне туктату карары илдә игълан ителгән эш атнасы вакытында КФҮ офисларына килүчеләр вирусларыннан яклауны тәэмин итү кирәклеге белән бәйле. Карантин чаралар эшли башлаганчы күп функцияле үзәкнең шәһәр бүлекләре көненә меңгә якын кеше булган, ә хәзер килүчеләр саны 20% - ка арткан.

Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә алу кебек) алу өчен запросларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

Гадәти режимда Татарстан Республикасында КФҮ колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы, бу көннәрдә без сезне өйдә калырга, үз сәламәтлегегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен, берләшергә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International