Телерадио тапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясе икенче мультиплекс формалаштыруга дәгъва итүче компанияләрдән алынган заявкаларны тикшерде.
Комиссия составында - Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров, Дәүләт Думасы вице-спикеры Сергей Железняк, “Искусство кино” журналы баш редакторы Даниил Дондурей, ЮНЕСКО гендиректоры киңәшчесе Генрих Юшкявичус һ.б.
Комиссия әгъзалары өчен һәр канал презентация күрсәтте. Бәйгедә катнашучы берничә позициягә заявка биргән очракта бу процедура берничә тапкыр кабатланып торды. Беренче ешлыкка 14 канал заявка бирде: «Дождь», «Домашний», СТС, «Перец», «ТВ Центр», ТНТ, «Мир», «Муз ТВ», «ТВ 3», «2x2», «Пятница» (2013 елның ярты елында – «MTV Россия»), РЕН ТВ, «Спорт 1» (ВГТРК) һәм НТВ «Спорт плюс».
Нәтиҗәдә икенче мультиплекста РЕН ТВ, «ТВ Центр», СТС, «Домашний», ике спорт каналы – «Спорт 1» ( ВГТРК га керә) һәм «Спорт плюс», «Мир», «Звезда», ТНТ һәм «МУЗ ТВ» урын алды.
Конкурс тәмамлангач, 3 ай эчендә бәйгедә җиңүче “РТРС” компаниясе белән 10 еллык контракт төзергә тиеш. Трансляция этаплап эшләтеп җибәреләчәк. Конкурс взносы 722 мең сум, моннан тыш телеканаллар бер тапкыр 36,1 миллион сум түли. Исегезгә төшерәбез, 2009 елда кабул ителгән Президент указы буенча беренче мультиплекска “Первый канал», «Россия 1», НТВ, «Пятый канал», «Россия 2», «Карусель», «Россия 24», «Культура» кертелгән иде, соңрак монда «Общественное ТВ» кушылды.