Бүген, 20 мартта 18:00 сәгатьтә ТР Цифрлаштыру министрлыгының рәсми Instagram-аккаунтында @digital_tatarstan турыдан-туры эфир узачак, анда «Актив шәһәр кешесе» суперсервисы концепциясе тәкъдим ителәчәк.
Проект Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли программасының «Цифрлы дәүләт идарәсе» проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
"Актив шәһәр кешесе" - шәһәр тирәлеген, ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өлкәсендә республика халкының инициативаларын кабул итү өчен яңа суперсервис. Сервиста өстәмә чынбарлык технологияләре кулланылачак, алар җирлектәге төзекләндерү объектларын тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. Проектны эшләтеп җибәрү 2020 елның 4 кварталына планлаштырылган.
Трансляция вакытында цифрлы трансформация үзәге белгечләре туры эфирда катнашучыларга суперсервис мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр һәм алар белән аның функционалы турында фикер алышачаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, проектны онлайн-форматта тәкъдир итү беренче тапкыр булачак. Бу коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан эшләнгән.
Татарстан Республикасы халкын яңа суперсервис булдыруда катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, туры эфир бүген 18:00 сәгатьтә ТР Цифрлаштыру министрлыгының рәсми Instagram- digital_tatarstan аккаунтында булачак.
Туры эфирда очрашуга кадәр!