Быел ноябрь аенда ведомствоара багланышлар системасында Татарстан хакимияте органнары эше начарланды. Бу хакта Хөкүмәт йортында шимбә көн узган киңәшмәдә вице-премьер - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
«Ноябрьдә министрлыклар һәм ведомстволар эше сыйфаты начарланды. Бу хезмәттән файдалану сентябрьдә минималь дәрәҗәдә булса, октябрьдә арткан иде. Бер хезмәт күрсәтү өчен кимендә ике тапкыр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ноябрьдә гражданнардан килгән гаризаларга уртача 1,8 ведомствоара сорау юлланган, - диде министр. –Гариза бирүчеләр барлык документларны үзләре тапшырган очракта да мөрәҗәгатьләр булырга тиеш. Шулай ук гражданнарга хезмәт күрсәткәндә яңа эш алымы хакында аңлату эше алып барырга кирәк. Җирле үзидарә органнары да эше дә мактарлык түгел”, - диде ул.
Докладчы сүзләренә караганда, 15-23 ноябрьдә ТР Икътисад министрлыгы республиканың 14 районында муниципаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерде. “Мониторинг өчен гражданнар тарафыннан иң кирәкле саналган җир һәм мөлкәт өлкәсенә кагылышлы гаризалар сайланды. Бәя бирү критерие – хезмәтнең ни дәрәҗәдә ансат һәм уңайлы булуы”, - диде министр.
“Киң таралган җитешсезлекләр рәтендә гариза бирүчеләргә карата дорфа мөгамәлә”, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов. Мәсәлән, Питрәч районында “Консультация бирергә без юридик консультация түгел” формулировкасы бар. Питрәч, Лаеш, Әтнә, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында эш кәнәгатьләнерлдек түгел. Әтнә районы җир һәм мөлкәт мәсьәләләрендә ведомствоара багланышлар бөтенләй кулланылмый, документлар да элеккечә, барысы да тупланган хәлдә генә кабул ителә.
“Тулаем алганда, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына үзләренең белгечләренә законнарны, административ регламентларны белү-белмәвен тикшерү өчен тестлар үткәрергә киңәш итәбез”, - диде министр. Шулай ук стендларда күрсәтелә торган хезмәтләр хакында мәгълүмат урнаштырырга һәм кабул итү көннәрен атнага ким дигәндә дүрт көн итәргә кирәк”, - диде Роман Шәйхетдинов.