27 гыйнварда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының санлы үсеш министрлыгы коллегиясе кысаларында югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында югары технологияле ИТ-проектлар күргәзмәсе узды. Регион икътисадының мөһим өлкәләрен автоматлаштыру һәм цифрлаштыру буенча үз чишелешләрен Татарстан Республикасының 40 тан артык компаниясе тәкъдим итте.
Күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм башка дәрәҗәле кунаклар карады. Ясалма интеллект, зур мәгълүматлар, дәүләт идарәсен цифрлаштыру, Ак Барс Банк, БАРС Груп, ICL, МТС, Таттелеком, Татэнерго, КАМАЗ, «Алабуга» МИЗ, ИТ-парк резидентлары һәм башка тармак вәкилләре үз проектларын тәкъдир иттеләр.
Күргәзмәдә шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тарихи экспозиция оештырылды.