Татарстанга визиты кысаларында бүген ИТ-паркта Төркмәнстан Мәҗлесе Рәисе Акҗа Нурбердыева булды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова озатып йөрде.
Кунакларны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер һәм Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “Ит-парк” технопаркы директоры урынбасары Искәндәр Динисламов каршы алды.
Кунакларга ИТ-парк нфраструктурасын тәкъдир иттеләр, ИТ-паркның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан икенче мәйданчыгы хакында сөйләделәр, Дата-үзәкне күрсәттеләр.
Бизнес-инкубаторда Акҗа Нурбердыева электрон документ әйләнеше системасы белән танышты. Бүген системада 30 мең кеше эшли, алар көн саен 7500 документ яза һәм 12 000 резолюция куя.
Кунакны системаны гамәлгә кертү тәртибе кызыксындырды. “Система 2005 елда төзелә башлады, 2006 елда пилот проект старт алды. 2009 елдан барлык министрлыклар һәм ведомстволар документларны бары тик электрон рәвештә генә яза һәм тарата”, - диде Анатолий Геллер.