«Яңа Гасыр» телеканалының программалары ОТР эфирында барлыкка киләчәк

2019 елның 15 ноябре, җомга

29 ноябрьдән төбәк телеканалларының программаларына беренче мультиплекс кысаларында көнгә бишәр сәгать цифрлы эфир тапшырулары биреләчәк. Региональ вакытлар ОТР телеканалында иртән 6.00 дән 9.00 гә кадәр һәм кич белән 17.00 дән 19.00 гә кадәр трансляцияләнәчәк.

Тапшырулар рус телендә барачак. Вакыйгалар контентын төбәкнең иҗтимагый, мәдәни һәм сәяси тормышы турында яңалыклар һәм мәгълүмати-аналитик программалар тәшкил итәчәк.

 Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы 18 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәре филиалы объектларында әлеге вакытны оештыру өчен үзгәртеп кору эшләре башкарылачагын хәбәр итә. Сигнал параметрларын үзгәртү кайбер приемникларның модельләрен җайга салуга китерергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, республика халкы телепрограммаларның беренче пакетындагы каналлар югалырга мөмкин.

Бу очракта телеканалларны автоматик яки кулдан үзгәртеп корырга кирәк. Телеканалларны урнаштыру буенча консультатив ярдәмне 8-800-222-8-716 телефоны буенча контакт-үзәктә алырга мөмкин булачак.

ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы республика халкыннан башкарылган эшләргә аңлау белән карауларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International