ТР Финанслар министрлыгында – яңа билгеләнеш. 2019 елның 7 ноябреннән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары вазыйфасын Гисмятов Радик Расыйх улы алды. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов вазыйфасында цифрлы трансформация, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм башка кайбер юнәлешләр белән кураторлык итәчәк.
Яңа министр урынбасары 1982 елда Казанда туган. М.Н.Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия команда училищесын, соңрак «Электромеханика һәм янгын куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлый. 2015 елдан бирле «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә үзәге» Федераль казна учреждениесе башлыгы вазыйфасында эшли. Радик Гыйсмәтов «Булгария» теплоходы һәлакәте нәтиҗәләрен һәм «Адмирал» сәүдә комплексындагы катлаулы янгын нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты.