Цифрлы ТВ волонтерлары: «Катлаулылык көйләүдә түгел, ә укытуда»

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

14 октябрьдә Татарстан цифрлы телевидениегә күчте. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы 20 каналны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алды. «Санга» күчү татарстанлыларга телетапшыруларны югары сыйфатта бушлай карарга мөмкинлек бирде.

Цифрлы тапшыруларга күчү мәсьәләсен хәл итү өчен Татарстанда 800-222-87-16 кайнар линия эшли. Җиде ай эчендә линиягә алты меңнән артык шалтырату килгән. Читтән торып хезмәт күрсәтү мөмкин булмаган гаризалар буенча волонтерлар — махсус әзерлек узган профильле көллият һәм техникум студентлары бара. Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү программасы буенча барлыгы 2756 волонтер эшли.

Аналоглы ТВны өзгән көнне волонтерлар белән Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин очрашты. Очрашу барышында "цифрлы ярдәмчеләр" эш барышы һәм аның кыенлыклары турында сөйләделәр.

«Волонтер көненә 15ләп заявка яба. Гаризага 20-30 минут китә, шул ук вакытта 5 көйләүгә, ә калган вакыт укырга китә. Көйләү түгел, ә кешеләрне яңа техника белән кулланырга өйрәтү авыр», — дип сөйләде Вилдан Назыйров.

Министр урынбасары Алексей Волин волонтерларның цифрлы челтәр төзү проектында катнашуын, аның масштабы буенча дөньяның бер генә илендә дә аналогы булмаганлыгын билгеләп үтте. Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин волонтерларга рәхмәт белдерде һәм аларга ышаныч һәм көч теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International