Цифрлы телевидениене тоташтырырга өлгерегез!

2019 елның 4 октябре, җомга

Аналог телетапшыруын өзәргә бераз вакыт калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карар өчен, барыгызны да алдан ук цифрлы җиһазлар сатып алырга чакырабыз!

Сезнең телевизор экранындагы «А» хәрефе - федераль канал логотибы белән янәшә - сезнең бүгенге көнгә кадәр аналог телевидениесен каравыгызны һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк, дип белдерә.

  • Заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк.
  • Иске телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк – алар теләсә кайсы кибеттә электроника яки почта бүлегендә сатыла һәм 900 сумнан башлана.

Җиһазларны урнаштыру буенча сорауларны 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкин. Әгәр консультация ярдәм итми икән - кайнар линия номеры буенча волонтерны чакыртырга мөмкин, ул сезгә цифрлы ТВны бушлай эшләтеп бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International