Россия почтасы акционерлык җәмгыятенә әверелде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген «Россия Почтасы» федераль почта операторы акционерлык җәмгыяте булды. Россия Почтасын үзгәртеп кору турындагы законга 2018 елның 29 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды. Бу мизгелдән зур күләмле эш башкарылды, аңа шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык һәм башка ведомстволар җәлеп ителде.

Узган ел Россия Почтасы предприятие активларына һәм йөкләмәләренә тоташ инвентаризация, күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү һәм теркәүне, күчемсез милек объектларының характеристикаларын төгәлләштерүне үткәрде. Тапшыру актына, шул исәптән, 27 меңнән артык күчемсез милек һәм җир кишәрлекләре объекты кертелгән, алар арасында - АҖ төзелә торган эре инфраструктура үзәкләре. Федераль дәүләт унитар предприятиесе тарихында беренче тапкыр күчемсез милекне җир кишәрлекләренә бәйләү формалаштырылган.

20 сентябрьдә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Россия Почтасы» АҖнең тапшыру актын һәм Уставын раслаучы күрсәтмәләргә кул куйды. Йөз процентлы дәүләт катнашында акционерлык җәмгыяте формасында Россия почтасы үзенең социаль функциясен тормышка ашыруны дәвам итәчәк. 2/3 почта бүлекчәсе авыл җирлегендә урнашкан. Россия Почтасы хезмәтләренең сыйфаты арту, аларның исемлеген киңәйтү россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсенә уңай йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International