КФУның ИТИС Югары мәктәбенең бюджет урыннарына конкурс 11 кешене тәшкил итте

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Кабул итү кампаниясе кысаларында КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбенә абитуриентлар ИТ-факультетта бүлеп бирелгән 80 урынга 900 дән артык гариза биргән. Контракт формасы буенча укыту дәвам итә.

Быел бюджет бүлегенә өч фән (математика, информатика, рус теле) буенча минималь керү баллы рекордлы сумманы тәшкил итте – 268!

Уртача алганда, бюджет бүлегенә үткән барлык укучылар аерым алынган фән өчен 92,16 балл эшләделәр. Моннан тыш, аларның 12се БДИ фәннәренең берсе буенча «йөз балл җыючы» булып тора.

Фото: media.kpfu.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International