КФУның ИТИС студенты - Россия Федерациясе Президенты стипендиаты

2019 елның 2 августы, җомга

Казан федераль университетында киләсе уку елы дәвамында Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алачак студентларны игълан иттеләр. Шуларның берсе – КФУның ИТИС Югары мәктәбенең икенче курс магистранты Алексей Леухин.

КФУның ИТИС студенты һәм нейроморф исәпләүләре һәм нейросимуляция лабораториясе хезмәткәре арка миенең функциональ бүлеге протезын булдыру буенча проект өстендә эшли, анда GPU GRAS һәм NEST нейросимуляторы ярдәмендә йөрү паттернының үзәк генераторының нейрональ симуляциясен булдыра.

Стипендия бакалавриатның икенче курсыннан башлап, Россия икътисадын модернизацияләүнең һәм технологик үстерүнең өстенлекле юнәлешләре исемлегенә кертелгән белгечлекләр яки әзерлек юнәлешләре буенча көндезге бүлек студентларына бирелә. Моннан тыш, акчалата бүләк алуга дәгъва кылучылар бик яхшы укырга, фәнни басмалар һәм конференцияләрдә чыгыш ясарга тиеш.

Фото: IT Way.Kzn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International