Пенсия яшенә җитмәгән татарстанлылар видеопроизводство һәм мобиль робот техникасы нигезләренә бушлай өйрәнә ала

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Компетенцияләр төбәкара үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы яңа юнәлешләр: видеопроизводство, график дизайн һәм Мобиль робототехника буенча бушлай укуларга гаризалар кабул итүне игълан итә. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 51 - 55 яшьлек хатын-кызлар һәм 56-60 яшьлек ир-атлар өчен өстәмә белем алу мөмкин.

Әлеге программаларны үзләштерү тыңлаучыларга цифрлы күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен арттырырга, җитештерүне диверсификацияләү, күп кенә өлкәләрдә яңа технологик юнәлешләр формалаштыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Атнага 4 тапкыр кичке вакытта шөгыльләнергә кирәк булачак. Уку озынлыгы - 72 сәгать. Махсус укулар узган сертификацияле экспертлар һәм техникум укытучылары белем бирәчәк.

Курс тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга дәүләт үрнәгендәге квалификация күтәрү турында таныклыклар биреләчәк. Демонстрацион имтиханны уңышлы узганда өстәмә рәвештә халыкара үрнәктәге Skills-паспорт биреләчәк.

Гаризалар 26 августка кадәр https://50plus.worldskills.ru/ сайтында яки (843) 203-555 телефоны аша кабул ителә.

Фото: Worldskills Russia   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International