ИТ-паркта inIT социаль-белем бирү проекты буенча курслар тәмамланды

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында «Web-эшләнмә» һәм «Компьютер белеме» курслары буенча «inIT» социаль-белем бирү проектының өченче чыгарылышы булды. Проектта катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

"InIT" проектын гамәлгә ашыру инициативасы белән югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы, «Интеграция» инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук Global Shapers Сommunity Казан бүлеге чыгыш ясады.

Проектның максаты - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятьтә җайлаштыру. "InIT" социаль проекты кысаларында белем бирү курслары программалары катнашучыларның шәхси мөмкинлекләре өчен махсус эшләнгән. Бу укучыларга киләчәктә эшкә урнашу өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Мәгариф программасында катнашучыларга мөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлев инициативаның әһәмиятен билгеләп үтте: «Шунысы куанычлы, өч ел эчендә проект 55 яңа белгеч әзерләп чыгарды. ИТ-өлкә һәркемгә ачык: кемдер читтән торып эшли, үз стартап-командасын туплый яки үз проектларын тормышка ашыра башлый. Мин ышанам ки, сезнең һәрберегезнең бик күп кызыклы идеяләре бар, алар белән Сез безнең республиканың ИТ-тормышында катнаша аласыз». Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Бу - проектның өченче этабы, аны гамәлгә ашыруда «Президент грантлары фонды» һәм Татарстан бюджетыннан субсидияләр ярдәм итте. Беренче һәм икенче этаплар Казанда һәм Чаллыда узды: ул вакытта курсларны тәмамлаучылар web һәм PHP-программалаштыру буенча белем бирү программаларын уңышлы үзләштерделәр.

Фото: ИТ-парк матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International