Яр Чаллыда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче икенче технопарк ачылды

2012 елның 25 августы, шимбә

Шимбә көн РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркының Яр Чаллыдагы икенче мәйданчыгын ачтылар.
Чарада шулай ук вице-премьер - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "КАМАЗ" ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, Яр Чаллы мэры Васыйл Шәйхразиев катнашты.

23 мең квадрат метр мәйдан биләгән яңа технопаркны Николай Никифоров “илдә иң яхшы технопарк” дип атады. “Технопарк резидентларының дөньяны яулап алыр өчен барлык мөмкинлекләре дә бар” - Чаллы бизнес-инкубаторы дан диварында ул шундый сүзләр язып калдырды.

Төзелеш тигез дәрәҗәдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә   1,38 миллиард сумга төште.

 “Мәскәүдә Рөстәм Нургалиевич белән бу проектны ничек яклавыбызны хәтерлим”, - диде Николай Никифоров. – Бер ел да узмады, без инде бу проектны  презентациялибез”. Министр әйтүенчә, Россия Президенты амбициоз максат куйды – бу 25 миллион югары технологияле  эш урыны булдыру. Икенче технопарк ачу - Татарстан бу максатка  ирешү өчен интенсив адымнар белән бара дигән сүз. Ачылышына ук технопарк яртылаш резидентлар белән тулылынган – бүгенгә алар 22. 2014 елга хезмәткәрләр саны 1,6 меңгә, ИТ-компанияләр саны 60 ка җитәр дип планлаштырыла. Аларның эш хакы 30 мең сум булачак. 2013 елга компанияләрнең еллык әйләнеше 1,5 миллиард сумга, ә бюджетка биреләчәк салымы – 230 миллион сумга җитәчәк.

 “Бүген иң мөһиме  -  идеяга ихтыяҗ булсын өчен, аны бөтен дөньяга сатыгыз”, - диде Николай Никифоров технопарк резидентларына мөрәҗәгать итеп. - Үзегезне Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе белән генә чикләмәгез. Сез бар җирдә дә кирәкле булырга тиеш. Моның өчен барлык шартлар да бар”.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Николай Никифоровка рәхмәт сүзләре җиткерде. “Ул безне информацион технологияләр кирәклегенә ышандырды”, - диде Президент. – Казан ИТ-паркы илдә иң уңышлы проектларның берсе булды. Анда эшләнгән продуктлар Россиянең 50 дән артык төбәгендә үсеш алды. Андый объектлар күп булырга тиеш”.

Казан ИТ-паркы бүген 100 процентка резидентлар белән тулы. Анда 2011 елда якынча 3 миллиард сум акча әйләнеше булды, 2012 елга бу сан 4 миллиардка җитәргә мөмкин. 

Рөстәм Миңнеханов бу проект Сергей Когогин һәм Васил Шәйхразиев булышлыгыннан башка тормышка ашмас иде, диде. “Беренчесе республикага КАМАЗның төзелеп бетмәгән исәпләү үзәге бинасын бер долларга сатты, икенчесе – рекордлы срокта аны төзеп бетерде. Хәзер Татарстан технопарклар гына төзеп калмый, - ИТ- кластер төзи,”- дип азсызыклады Президент  ИТ-парк ачылышында.

Яр Чаллыда ИТ-белгечләр өчен торак төзеләчәк, КФУ  белән берлектә ИТ-белгечләр әзерләү өчен Яр Чаллыда ИТИС – Информацион технологияләр һәм системалар югары мәктәбе филиалы ачылды. ИТ-парк ачылышында бу филиалның беренче 30 студенты катнашты. Аларның 20 сенә бер ел уку өчен ИТ-парк гранты бирелде, диде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. 

Моннан тыш, 3 мәктәп  базасында (26, 36 гимназияләр, Пушкин лицее)  махсус ИТ-класслар булдырылды, анда мәктәп укучыларын стартаплар төзергә өйрәтәчәкләр. Мәктәп укучылары һәм студентлар ИТ-паркка Яр Чаллы шәһәре мэриясе белән берлектә махсус ясалган 5 нче номерлы автобус маршруты белән килделәр, диде Роман Шәйхетдинов.

Роман Шәйхетдинов Николай Никифоров һәм Рөстәм Миңнехановка ИТ- парк буйлап экскурсия уздырды.  Мәйданы буенча Казан бизнес-инкубаторыннан 2 тапкыр зуррак булган  яңа бизнес-инкубаторда алар беренче 20 резидентка сертификатлар тапшырдылар. Конкурс 18 августта булды, анда  Россия Федерациясенең 20 шәһәреннән 104 стартап катнашты.

 “ИТ-кластер төзү дәвам итәчәк”, - диде Татарстан Президенты пресс-конференция  барышында. - Республика АКШ ның Carnegie Mellon University  университеты белән  ИТ-белгечләр әзерләү хакында сөйләшүләр алып бара. Татарстанда халыкара уку-укыту үзәге төзү мөмкинлеге бар. Без ИТ-кластер гына түгел, ә халыкара кластер төзибез”, - дип ачыклады Президент. - Билгеле, безгә бөтендөнья дәрәҗәсендәге партнер кирәк. Бу университетның вәкилләре республикада булды, без дә барачакбыз”.

 “Мондый мәйданчыклар илебез өчен бик кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия җитәкчелеге дә безнең идеяны хуплады”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International