Samsung һәи Иннополис җитәкчелеге хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

ИТ-паркта Samsung SDS (Global Business Development Group) – Джонг Ю Чой (Jeong Eui Choi) һәм  Тэхи Ан (Taehee Ahn) эшлекле визит белән булдылар.

Кунакларны “Иннополис” проекты җитәкчесе Антон Грачев каршы алды һәм технопарк инфраструктурасы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Делегация Дата-үзәктә, бизнес-инкубаторда булды һәм стартаплар эшләнмәләре белән танышты.

Экскурсиядән соң Антон Грачев Samsung SDS компаниясе белән хезмәттәшлек  мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Очрашуда  компаниянең “Иннополис” проектына катнашу мөмкинлеге каралды, аерым алганда, транспорт инфраструктурасы белән идарә итү өчен Корея технологияләрен куллану, уртак куркынычсызлык системасын булдыру хакында фикер алышынды. Samsung үз тәкъдимнәрен   күрсәтте.

Белешмә өчен: Samsung SDS (1985 елда оешкан) – Samsung группасы компаниясе, ИТ-хезмәтләр күрсәтә, система интеграциясе, ИТ-консалтинг, аутсорсинг белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International