«112» номерына хәзер Яшел Үзән районында яшәүчеләр дә шалтырата ала

2012 елның 22 августы, чәршәмбе

Казаннан кала, Яшел Үзән муниципаль районында яшәүчеләр дә гадәттән тыш хәлләргә юлыккан очракта ашыгыч ярдәм сорап “112” бердәм номерына хәзер мобиль телефоннан  шалтырата алалар. Казанда мондый мөмкинлек 2009 елда барлыкка килде.

 “112” номерына килгән шалтыратулар кабул итү һәм эшкәртү үзәге һәлакәтләр хакында килгән мөрәҗәгатьләрне сайлап алып, 01, 02, 03, 04 телефон хезмәтләре эшен җиңеләйтә. 2012 елның беренче ярты еллыгында бу Үзәккә 263 мең мөрәҗәгать килде. “112” номерына Казаннан көн саен 2 меңгә якын шалтырату кабул ителә. Шуларның биштән бер өлеше ике яки аннан да артык гадәттән тыш-оператив хезмәтләр катнашын таләп итә. 

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов киләчәктә М7 федераль трассасында урнашкан 11 муниципаль район “112” номерына тоташачак диде. Бу Биектау, Югары Ослан, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International