20-21 августта ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов АКШның Вашингтон штаты Редмонд шәһәрендә эшлекле визитта булачак. Редмонд Microsoft йорты буларак билгеле - монда 1979 елдан бирле компаниянең штаб-квартирасы урнашкан, анда 50 мең хезмәткәр эшли.
Россия делегациясе составында РФ Элемтә министры урынбасары Марк Шмулевич, министрлыкның халыкара хезмәттәшлеге департаменты баш белгече-эксперты Екатерина Костюк, Татарстаннан Роман Шәйхетдинов һәм “Информацион проектлар белән идарә итү” компаниясе директоры, дәүләт хезмәтләре, документ әйләнеше, “Халык контроле” проектларын эшләүче Тимур Якубов бар. Алар ИТ-компанияләр өчен экосистемалар төзү буенча махсус әзерләнгән семинарда катнаша. Семинарада катнашучыларга Microsoft компаниясенең региональ хөкүмәтләр белән эш итү тәҗрибәсе, үз ИТ-эшләнмәләрен үстерү хакында сөйләячәкләр. Кунаклар Microsoft хезмәткәрләре куркынычсызлыгы үзәгендә, “киләчәк” йортында булачак, кадрлар бүлеге генераль директоры Cynthia Per-Lee, АКШка күчеп килгән рус телендә сөйләшүче белгечләр белән очрашачак. Делегациягә хезмәткәрләрнең эшләү,яшәү, ял итү урыннарын һ.б. күрсәтәчәкләр.
Татарстан хәзер Иннополис төзи, бу өлешчә Microsoft компаниясенең 30 ел эчендә эшләнгән тәҗрибәсен кабатлый, диде Microsoft компаниясенең Идел буе федераль округындагы бүлекчәләренең башлыгы Кирилл Семинихин.
Белешмә: Иннополис - Казан иярчен-шәһәре 2,2 мең гектар мәйданда Татарстанның Югары Ослан районында төзелә. 2020 нче елда шәһәрчектә 150 меңгә якын кеше (шул исәптән 60 мең ИТ-белгеч) эшләргә һәм яшәргә тиеш. Проект берничә этапта тормышка ашырыла. 2012-2014 елларда 10 мең ИТ-белгеч һәм яңа шәһәр инфраструктурасында эшләүче 15 мең кешегә эш урыны булачак. Иннополисның беренче чиратында булачак резидент-компанияләр җитештерүчәнлеге елга якынча 20 миллиард сум ( бер кешегә елына 2 миллион сум) булыр дип көтелә.