ТР Элемтә министрлыгы һәм Төркия делегациясе телекоммуникацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген ТР Элемтә министрлыгында телекоммуникация тармагының иң эре вәкилләренең берсе һәм күпләп сату җепселләре һәм коннекторлар җитештерүче һәм тәэмин итүче TTAF Elektronik Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинны TTAF Elektronik дан шифрлау җайланмалары кызыксындырды. Ул билгеләп үткәнчә, мәгълүмат – якларга кирәк булган актив, һәм ул елдан-ел кыйммәтрәк кенә бара.

Яклар Татарстан Республикасы территориясендә TTAF Elektronik компаниясе компонентларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International