Бүген Министрлар Кабинетында узган атналык видеоконференциядә СМЭВ ведомствоара электрон багланышлар системасы эше нәтиҗәләре каралды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов системага барлык дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тоташтырылырга тиеш булса да, бүген бу системада бары 2,6 мең чиновник эшли, диде.
Тулаем алганда динамика уңай, дип бәяләде министр. Аның сүзләренчә, бу атнада системага 3,6 мең мөрәҗәгать килгән, шуларның 1 меңгә якыны бер эш көне эчендә теркәлгән.
Бер яктан, бу хәл системаның оештыру һәм техник проблемалары юклыгын күрсәтә. Икенче яктан, кайбер районнар отчет киңәшмәсе алдыннан гына заявкалар юллап, гражданнар өчен түгел, ә күз буяу өчен генә эшләвен күрсәтә, дип басым ясады Роман Шәйхетдинов.
СМЭВта иң актив эшләүчеләр Әлмәт, Биектау, Кайбыч, Яшел Үзән, Аксубай, Мамадыш, Алабуга районнары. Чирмешән, Әтнә, Мөслим, Тәтеш муниципаль районнарыннан бер мөрәҗәгать тә алынмады.
Белешмә: Ведомствоара электрон багланышлар системасы федераль, региональ, җирле хакимият органнарына дәүләт хезмәтләрен үтәүдә кирәкле мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирә. Система “бер тәрәзә” принцибында эшли – гражданин кирәкле ведомствога мөрәҗәгать итә, һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен кирәкле барлык документларны шушы ведомство белгечләре башка дәүләт учреждениеләреннән СМЭВ ярдәмендә үзләре туплый.