Уку елы «Универсиада дәресләре» белән башланачак

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Татарстаннның барлык уку  йортларында яңа уку елы “Универсиада дәресләре” белән башланачак. Республика укучыларына һәм студентларга 2013 елда булачак Бөтендөнья җәйге студент уеннары хакында сөйләнәчәк – тематик видео-роликлар, җырлар, гимннар һ.б.лар ярдәмендә.

 “Универсиада дәресе” проекты өчен методик материалларны Универсиада башкарма дирекциясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эзерләде. Проект инициаторлары бу башлангыч волонтерлар рәтен тулыландырыр дип көтә.

Проектта данлыклы спортсменнар, артистлар һәм волонтерлар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International