Казан элемтә электротехникумына өстәмә кабул итү бара

2012 елның 15 августы, чәршәмбе

Казан элемтә электротехникумына 2012-2012 уку елына  абитуриентлардан өстәмә рәвештә документлар кабул итү башлана. Көндезге бүлектә  түбәндәге белгечлекләр бар :

 “Хәрәкәтчән объектлы элемтә чаралары”

 “Компьютер системаларында программалаштыру”

 “Компьютер системалары һәм комплекслары”

Шулай ук көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә түбәндәге белгечлекләр буенча документлар кабул ителә:

 “Күпканаллы телекоммуникация системалары”

 “Элемтә челтәре һәм коммутация системалары”

 “Радиэлемтә, радиотапшырулар һәм телевидение”

 “Почта элемтәсе”

 “Икътисад һәм бухгалтерлык (төрле өлкәләргә караган)”

Документлар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Мәктәп (11 класс) аттестаты, математика һәм рус теленннән  БДЭ нәтиҗәләре тапшырыла. Уку түләүле.

272-12-03 телефоны аша кабул итү комиссиясенә сораулар бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International