Җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча онлайн-тавыш бирү 15 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан халкы 2020 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать пространствосы өчен тавыш бирә ала. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында онлайн-сораштыру 15 нче июньгә кадәр озайтылды.

Респондентлар сайлау өчен тәкъдим ителгән иҗтимагый киңлекләргә тавыш бирә яки үз вариантын тәкъдим итә ала. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү адреслы: кулланучылар бары тик үз районы территориясе өчен генә тавыш бирә алалар.  Сайлап алуда барлыгы 191 объект катнаша.

Тавыш бирү нәтиҗәләре 2020 елда Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы һәм «Уңайлы шәһәр мохите һәм ТКХ формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен өстенлекле объектлар исемлеген формалаштырганда исәпкә алыначак.

Онлайн-сораштыру беренче тапкыр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм узган ел «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча 2019 елга төзекләндерү программасына республиканың 49 объекты кертелгән иде. Быел барлыгы 62 объект төзекләндереләчәк.

Фото: Татарстан Парклары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International