Татарстанның 192 мең укучысы 25 нче февральдән 8 нче мартка кадәр бөтен ил буенча узган «Саннар дәресе» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Мондый дәресләр кысаларында 1-11 нче сыйныф укучылары ясалма интеллект һәм машина белән уку темасына яңа белемнәр алдылар.
2 нче мартта КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары өчен шундый ук дәресләрнең берсен ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде. Сигезенче сыйныф укучылары киләчәкнең кирәкле һөнәрләре, ясалма интеллект үсеше һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында сораулар бирделәр.
Барлык катнашучыларга да "Саннар дәресләре"н уңышлы узу турында сертификатлар тапшырылды. Мондый дәресләрне Россия төбәкләрендә майга кадәр айга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла, өстәвенә, һәр дәрес цифрлы икътисадның төп күнекмәләрен үстерүгә багышлана.
Белешмә өчен:
"Саннар дәресе" проекты - ул программалаштыру һәм цифрлы күнекмәләргә өйрәтү буенча гадәти булмаган дәресләр. Һәр дәреснең укыту материаллары Россиянең алдынгы ИТ-компанияләре тарафыннан эшләнгән һәм укучыларга мәгълүмати технологияләр дөньясы турында Яңа белергә генә түгел, киләчәкнең перспектив һөнәрләрендә ориентлашырга да ярдәм итә.
Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, "Цифрлы икътисад" АКБО һәм Россиянең алдынгы «1С», «Яндекс», «Касперский лабораториясе» кебек технологик компанияләре тарафыннан оештырылды, Mail.Ru шулай ук «Кодвардс» белем бирү платформасы һәм Саклык банкының «Киләчәккә өлеш» Хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Фото «М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе»