Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Казан һәм Иннополис укучылары җиңү яулады

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

25-28 нче гыйнварда Иннополис Университеты базасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды, анда Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Буа һәм Лениногорсктан 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында РФ Үзәк фән-методик комиссиясе әгъзалары информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында республика данын яклаячак Татарстан җыелма командасын сайлап алачаклар.

Өч тур нәтиҗәләре буенча 7-8 нче сыйныф укучылары арасында Иннополис лицее укучысы Даниил Зимин, Казанның 131 нче лицееннан Данил Сибгатуллин, 10 нчы сыйныф укучылары арасында Илдар Гайнуллин җиңүче булды. 11 нче сыйныф укучылары арасында шулай ук Казанның 131 нче лицее укучысы Эмиль Вахитов та бар. 10 нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин шулай ук 800 баллдан 800 балл җыеп, олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды.

Республиканың 10 белем бирү учреждениесеннән 45 укучы олимпиадаларда җиңүче һәм призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International