Бу көннәрдә төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы мәйданчыгында «Мобиль робот техникасы» һәм «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» компетенцияләре буенча WorldSkills стандартлары буенча төбәк ярышлары уза.
WorldSkills компетенцияләре линейкасында «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» компетенциясе чагыштырмача яшь. Татарстанда быел өлкәннәр өчен беренче тапкыр бу компетенция кысаларында 14-16 яшьлек яшүсмер кызлар да кушылачак. Шулай ук бу чемпионатның яңалыгы булып 12-14 яшьлек яшүсмерләрнең «Мобиль робототехника» компетенциясендә катнашуы тора.
Исегезгә төшерәбез, әлеге компетенцияләрдә ярышлар өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен 21-30 гыйнварда уза. Ярышларда барлыгы 25 эксперт һәм 34 катнашучы, Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашачак. Ярышларда җиңүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составына керәчәк һәм республиканы агымдагы елның май аенда Казанда узачак милли чемпионатта тәкъдим итәчәк.