Журналистлар игътибарына!

2012 елның 28 мае, дүшәмбе

Иртәгә IT-паркта “Россиядә геоинформатика базары. Бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары” дигән Бөтенроссия форумы булачак. Форум кысаларында геоинформатика өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларга тавыш бирү оештырыла.

Татарстан форумда “ТР территориясендә пространство мәгълүматлары инфраструктурасы” дигән проекты белән катнаша. Ул “Базар үсешендә аеруча әһәмиятле вакыйга” һәм “Төбәк дәрәҗәсендәге иң көчле проект” номинацияләрендә тәкъдим ителә.

Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфаларын башкаручы Роман Шәйхетдинов, ГИС-ассоциация президенты Сергей Миллер, “ТР ЦИТ” компаниясе генераль директоры урынбасары Фәрит Шаһидуллин катнашачак.

Сезне ИТ-парк конференц-залында (Петербург урамы, 52, 1 кат) көтәбез.

Журналистлар белән аралашу 9:30 сәгатьтә булачак.

Аккредитация 264-72-75 телефоны һәм ganeeva.galina@tatar.ru электрон почта адресы аша бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International