IT-паркта узачак “Россиядә геоинформатика базары. Бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары” дигән Бөтенроссия форумы кысаларында геоинформатика өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларга тавыш бирү оештырыла.
Татарстан анда “ТР территориясендә пространство мәгълүматлары инфраструктурасы” дигән проекты белән катнаша.
Татарстан форумда “ТР территориясендә пространство мәгълүматлары инфраструктурасы” дигән проект тәкъдим итте. Ул “Базар үсешендә аеруча әһәмиятле вакыйга” һәм “Төбәк дәрәҗәсендәге иң көчле проект” номинацияләрендә теркәлде. ГИС-ассоциация сайтында тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
Пространство мәгълүматлары инфраструктурасы булдыру һәм аны үстерүнең төп идеясы – бердәм керү ноктасы – дәүләт геопорталы- аша барлык затларга да, шул исәптән дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм гражданнарга республикада булган цифрлы объектлар хакындагы мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү.
Республика күп этаптан торган катлаулы инфраструктура төзи башлады, аның нигезендә норматив хокукый база булырга тиеш.
ТР информацион технологияләр үзәге (ЦИТ РТ) республикада бу инфраструктура операторы буларак ел башында кирәкле документ проектын әзерләде, ул ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде.