Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнары буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы киңәшмәсе 5 нче февральдә Попова ис. технопаркта узачак. (Иннополис шәһәре).
Коллегия киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Тармак эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләячәк. Чара кунаклары арасында шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, башкарма хакимиятнең территориаль федераль органнары вәкилләре, тармак предприятиеләре җитәкчеләре булачак.
Моннан тыш, киңәшмә кысаларында заманча IT-эшләнмәләр презентациясе белән күргәзмә эшләячәк.