“Халык контроле” хезмәте гамәлгә кергәннән алып, uslugi.tatar.ru порталында республика халкыннан законсыз чүплекләр хакында 70 мөрәҗәгать килде, аларны 900 кеше хуплап язды. Бүгенгә 38 чүплек бетерелде.
Хәзер “Халык контроле” дәүләт хакимияте органнары һәм гражданнар арасында үзара бәйләнешләр бердәм системасы дәүләт хезмәтләре порталында татарстанлыларны борчыган 433 хәбәр бар, аларны 5,5 мең кеше хуплады.
Исегезгә төшерәбез, порталда шәһәр төзекләндерү, җәмәгать транспорты, сату-алу, элемтә сыйфаты, юллар торышы, медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле мөрәҗәгатьләр урнаштырырга була. Проблема хакында язып, аңа фото яки видеофайл беркетеп була һәм ул урынны картада билгеләп куярга да мөмкинлек бар. Монда ук башка кешеләр мөрәҗәгатен дә хуплап тамга салырга мөмкин.
Кузгатылган проблеманы чишү кайсы ведомствога йөкләнүен, нинди чаралар күрелүен һәм эшләнгән эшнең нәтиҗәсе хакындагы фотоны шушы ук порталда күреп була. Кулланучылар проблема ничек чишелүе хакында да, эшнең сыйфаты хакында да белешмә ала.