Апрель аенда никах теркәү өчен 2,6 мең электрон гариза бирелде

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

Апрель аенда  дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче uslugi.tatarstan.ru порталында ЗАГСка 2,6 мең электрон гариза кабул ителде. 26 апрельдән алып, республиканың барлык электрон хөкүмәт инфоматларында мондый хезмәт гамәлгә керде, һәм 100 гә якын пар апрельдә үк бу төр хезмәтттән файдаланды.

Бу порталда шулай ук  бала тууны теркәү, исем алмаштыру, үлем-җитү теркәү, аерылышу теркәү кебек гаризаларны электрон рәвештә биреп була. Апостиль кую, гражданлык хәленең башка төр документларына үзгәреш кертү хезмәтләре дә электрон рәвештә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International