Бүген Хөкүмәт йортында вице-премьер - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Татарстанда дәүләт хакимияте органнары һәм гражданнар арасында үзара бәйләнешләр бердәм системасын гамәлгә кертү хакында сөйләде.
Киңәшмә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары катнашында узды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Николай Никифоров сүзләренчә, “Халык контроле” дәүләт хакимияте органнары һәм гражданнар арасында үзара бәйләнешләр бердәм системасы дәүләт хезмәтләре порталы кысаларында эшли башлады. Бүген татарстанлылар республика һәм муниципаль органнар белән яңа форматта – ягъни интернет аша элемтә тотарга әзер.
Элемтә министры республикада интернет үткәрү югары дәрәҗәдә булуын искәртте. Йорт хуҗалыкларының 62 проценты компьютерлы (яки ноутбуклы) һәм алар интернет челтәренә тоташкан. Казанда бу күрсәткеч 78 процент.
“Халык контроле” хезмәтен гамәлгә куйганнан бирле uslugi.tatarstan.ru порталына 271 хәбәр килде, аларны 3,5 мең кеше хуплады. Һәр хәбәргә фото яки видеофайл беркетеп була.
Якын арада “Халык контроле” системасында мобиль кушымта булачак, шуның белән мөрәҗәгатьләр дә артыр дип көтелә, диде Николай Никифиоров.