edu.tatar.ru мәгариф порталында теркәлгән ата-аналар балаларының мәктәптә алган билгеләрен шулай ук uslugi.tatar.ru порталында да күзәтеп бара ала. Моның өчен edu.tatar.ru порталында алган логин белән парольне “шәхси кабинет”та теркәргә кирәк.
Мәгариф порталында теркәлмәгән ата-аналар логин һәм парольне класс җитәкчесеннән ала. “Шәхси кабинет” хуҗаларына порталдан баланың өлгереше хакында мәгълүматны sms яки электрон почта аша алу мөмкинлеге бар.