Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының гадәтән тыш хәлләр хезмәтенең йөзләп диспетчеры ГЛОНАСС +112 ситемасында эшләү тәртибен өйрәнде.
Дежур-диспетчерлык хезмәткәрләре һәлакәт карточкаларын тутырырга, он-лайн режимда координацияләү модульләрендә эшләргә, оператив хезмәтләр транспорты һәм оператив карар кабул итү мониторингын алып барырга өйрәнде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ГЛОНАСС +112 системасы 2009 елда эшли башлады. Ул бердәм ведомствоара мәгълүмат тирәлегендә мониторинг үткәрә, һәлакәткә дучар булган кешеләрдән ярдәм сорап килгән шалтыратуларны һәм хәбәрләрне кабул итүне, теркәүне барлык оператив хезмәтләр өчен дә автоматлаштыра.
ГЛОНАСС+112 үзәгенә ай саен якынча 40 мең шалтырату була.Хәбәрләрнең 25 проценты коткаруда берничә төр хезмәтнең берьюлы эшләвен таләп итә.
Хәзер ГЛОНАСС +112 системасына республиканың гадәттән тыш хәлләргә кагылышлы хезмәтләрнең 34 % транспорты беркетелгән. 291 диспетчер үзәкләрендәге 543 эш урынының 328 е кирәкле җиһаз белән тәэмин ителгән.