Яңа ел бәйрәмнәрендә почта бүлекләренең эш графигы үзгәрәчәк

2018 елның 28 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәрендә - 29 нчы декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр - Татарстанда урнашкан Россия Почтасы бүлекләренең эш режимы үзгәрәчәк.

29 нчы декабрьдә, шимбә көнне, почта бүлекләре бер сәгатькә кыскартып эшләячәк. 31 нче декабрьдә авылдагы бүлекләр ябылачак.

1-2 нче гыйнвар - Татарстанның барлык почта хезмәтләре бүлекләрендә ял көне.

3, 5 һәм 8 нче гыйнвар көннәрендә эш көне 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк,ә 4  нче гыйнварда Россия Почтасы бүлекләре, 1, 2, 3 нче сыйныф бүлекләреннән тыш, ял итә.

6 нчы гыйнварда 1, 2, 3 сыйныф почта бүлекләре эш көне озынлыгын 1 сәгатькә кыскартып эшлиләр. Калган почта бүлекләрендә - ял көне.

7 нче гыйнвар – Татарстан Республикасы буенча барлык почта бүлекләрендә ял көне.

9 нчы гыйнвардан барлык почта бүлекләре дә билгеләнгән режим буенча эшкә күчә.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә пенсияләр һәм пособиеләрне китерү, аларны конкрет төбәктә китерүне оештыру үзенчәлекләрен исәпкә алып, РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килешү буенча гамәлгә ашырылачак.

Фото: Россия Почтасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International