Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә матбугат хезмәте
2012 елның 21 марты, чәршәмбе
Бүген Казанның М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясендә тантаналы вакыйга булды – уку йортына «ICL-КПО ВС» компаниясеннән 30 нетбук тапшырдылар.
Нетбуклар “Россия Федерациясенең кайбер субъектларындагы гомумбелем бирү учреждениеләрендә интерактив мультимедиа электрон дәреслекләрнең төрле төрләрен сынау” федераль проекты кысаларында тапшырылды.
102 нче гимназия ТР Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган “Татарстан Республикасында Intel мәктәпләре” республика сынау проектында катнашучы белем учакларының берсе. Ул 6 сыйныф укучылары өчен электрон дәреслекләр урнаштырылган нетбуклар алган тәүге белем бирү учреждениесе булды.
Әлеге чара узган сыйныфтагы барлык укучыларның да өйләрендә компьютерлары яки ноутбуклары булуы, әмма күпчелеге аларны уеннар уйнау яисә Интернетта аралашу өчен генә куллануы мәгълүм булды.
“Бүгенге көндә мәктәп тәмамлаучылар аудио- һәм видеофайлларны эшкәртергә мөмкинлек бирүче программалар белән эшли, шулай ук текстны ун бармак белән “күрмичә” җыя белергә тиеш. Көндәшлеккә сәләтле булу өчен заманча технологияләрдән файдалана белергә кирәк. Гимназиягә бүләк ителгән нетбуклар бу эштә, һичшиксез, ярдәм итәчәк”, - диде ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова.
Аның фикеренчә, Татарстанда ачылучы перспективалар заманча технологияләрне үзләштерү өчен тагын бер этәргеч булырга тиеш. “Тиздән Казан янында яңа шәһәр – “Иннополис” төзеләчәк. Анда 40 меңгә якын ИТ-белгечләр, шулай ук социаль өлкә хезмәткәрләре яшәячәк һәм эшләячәк. Сезнең киләчәктә әлеге гаҗәеп шәһәрдә яшәү өчен бөтен мөмкинлекләрегез дә бар”, - диде Татьяна Камалетдинова.
“Мәгълүмати технологияләрне никадәр тизрәк үзләштерсәгез, шулкадәр яхшырак. 6-10 елдан соң сез безгә эшкә киләчәксез, чөнки безгә яшь, талантлы белгечләр кирәк
. Мәгълүматлы кеше дөнья белән идарә итә” ”, - диде нетбуклар белән тәэмин итүче фирма генераль директоры урынбасары Евгений Степанов.
Ул шулай ук нетбукларның өстенлекле яклары турында сөйләде. Мәсәлән, бу техникага яңгыр да, партадан төшереп җибәрү дә куркыныч түгел, - клавиатурасы дымнан сакланган, амортизаторы бар, корпусы резиналанган. Нетбук тиз арада планшетка әйләнә, сенсорлы экранында бармак белән дә, стилиус белән дә язып була. Электрон китаптан аермалы буларак, нетбук кулланучыга үзлегеннән эшләү өчен күбрәк мөмкинлек бирә. Шулай итеп нетбук уку процессын белем дөньясына кызыклы сәяхәткә әверелдерә.
“Татар-информ” агентлыгы материалларыннан
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Дан аллеясында элемтәчеләргә Ватан геройлары истәлегенә яңа алмагачлар утырттылар
Лаешта элемтәчеләргә Дан аллеясында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә 50 алмагач утырттылар.
ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвинның Радио һәм элемтә көне белән котлавы
7 майда Радио һәм элемтә көне билгеләп үтелә.
5
май, 2026 ел
Илья Начвин Яр Чаллыдагы ИТ-паркта булды һәм резидентлар белән очрашты
Татарстан цифрлы үсеш министры республиканың төп технологик мәйданчыкларының берсендә булды.
Татарстан ИТ-стартаплары «Безнекеләрне бел» конкурсында катнаша ала
Россиядә «Безнекеләрне бел» бөтенроссия конкурсының дүртенче сезоны башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз