Яңа телевидение җибәрү тантанасы бүген Казан телевидение үзәгендә булды. Анда РФ Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Алексей Малинин, ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” компаниясе генераль директоры урынбасары Виктор Пинчук, бу компаниянең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов катнашты.
Татарстан Республикасы Россиядә беренче булып, узган елның декабрь аенда DVB-T2 форматлы цифрлы телевидение гамәлгә кертү тестын куллана башлады.Цифрлы телевидениедән тыш бу формат өр-яңа хезмәтләргә юл ача. Яңа челтәрдә адреслы идарә итү системасы аша абонентларга дәүләт хезмәтләре хакында төрле мәгълүмат алырга, электрон хәбәрләр тапшырырга, электрон рәвештә акча күчерергә мөмкинлек бирә. Яңа челтәр җәелдерү белән беррәтттән, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта халыкны кисәтү системасын сынау зоналары да булачак.