ТР Дәүләт хезмәтләре порталы яшь парларның вакытын сакларга ярдәм итә

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

ЗАГСның  электрон хезмәтләреннән  татарстанлылар һәрвакыттагыча актив файдаланалар. Агымдагы елның 5 ае эчендә республика халкы тарафыннан ЗАГС агентлыгына тапшырылган 79 мең гаризаның 77 проценты ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша  электрон формада рәсмиләштерелгән.

Татарстанда иң кирәкле электрон хезмәт  күрсәтү (ЗАГСта) –  никах теркәү. Ел башыннан онлайн режимда булачак яшь парлар тарафыннан  5 меңнән артык гариза рәсмиләштергән. Аларның гомуми саныннан бу-95% ы. электрон сервистан  зур шәһәрләрдә яшәүчеләр актив файдаланалар. Шулай итеп, Яр Чаллыдан никах теркәү өчен онлайн режимда 99,6%, Түбән Камадан – 99,7% кеше гариза тапшырган. Казанда бу күрсәткеч – 100%

Моннан тыш, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында никахлашу өчен датаны һәм вакытны бер ел алдан сайлап куеп  була. Күңелле бонус – госпошлина өчен  30% ташлама.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International