Хөрмәтле ИТ-өлкә вәкилләре, коллегалар һәм дуслар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - программистлар көне белән котлыйм!
Әлеге һөнәри бәйрәм көне елның 256нчы көненә - 13 сентябрьгә туры килә, ә кәбисә елында - 12нче сентябрьгә.
Илнең мәгълүмати технологияләр үсешенә керткән өлеше буенча Татарстан лидерлыкта. Республикада ИТ өлкәдә 1700 компания эшли, хезмәткәрләр саны 15 мең тирәсе.
ИТ-өлкә вәкилләренә һөнәри уңышлары белән зур рәхмәт белдерәбез!