ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы хәбәр итә: 1 ноябрьдән ТР хезмәтләр Порталы аша 2015 елда Казанда узачак су төрләре буенча спорт чемпионатына билетлар алып булачак
5 ноябрь сәгать 11.00 казан ИТ-паркының конференц-залында "Иннополис" шәһәрендә торакны арендалау һәм сатып алу программасы белән таныштыру узачак.
Ел башыннан бирле модерация таләпләре буенча 9197 гаризә кире кагылган, бу барлык гаризәләрдән 38% тәшкил итә.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында”гы ТР законы проекты “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында”гы 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әзерләнгән.
 V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге III утырышында “Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары-резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставакасын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” ТР закон проекты каралды. 
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы ике яңа сервисны - "Татарстан Республикасы Депутатлары" һәм "Норматик хокукый актлар проектлары турында фикер алышу" - ачып җибәрә.
Сентябрь аенда ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша беренче тапкыр 3 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Чагыштыру өчен, 2014 елның августында - 2,3 млн электрон хезмәт, 2013 елның сентябре - 1,9 млн хезмәт.

Бүген "Россия телевизион һәм радио элемтә" федераль дәүләт унитар предприятиенә 55 яшь!


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

30 октябрьдә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органннары эшчәнлеге турында мәгълүмат ачыклыгы турында закон проектын тәкъдим итәчәк.

 

Бүген казан ИТ-паркында эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари булды. Кунак хөкүмәт вәкилләре белән эре иран делегациясе белән килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International