ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген казан ИТ-парк XIX республиканкүләм «Яшь программист» конкурсының финалы узды. 
 2015 елның 1 маенда – “Мәктәп эко-патруле” конкурсынында катнашу өчен фотохәбәрләр җибәрү өчен соңгы көн.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә попечительлек советының утырышлар залында мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча РФ оештыру комитеты утырышы булды. Аның эшендә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, оештыру комитеты әгъзалары катнашты.

ТР дәүләт хезмәтләр порталының 2015 елның I кварталының узган елның шушы вакыты күрсәткечләре белән чагыртырганда стабиль үсеш күренә. 

Бер ай эчендә .TATAR югары дәрәҗә доменында 945 яңа домен теркәлгән. Алар арасында sberbank.tatar, aero.tatar, kamaz.tatar, kfu.tatar, yandex.tatar, sport.tatar, icann.tatar һәм башкалар.


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яңа уку елына балалар бакчаларына балаларны юллау чарасы башланды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстан Республикасы кредит оешмаларының эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча киңәшмәдә катнашты.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Нанкинда интеллектуаль транспорт системаларына багышланган 14 халыкара Азиат-Тын океан форумы узды. Форум пленар утырыштан башланды, биредә ИТС үсеше турында Америка, Кытай һәм Япония тәҗрибәсе каралды.
ИТ-вуз Корея фәнни-техник институтның информатика факультеты белән килешү төзеде. 

24
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республикакүләм “Җиңү язы” сәнгать үзешчәнлеге бәйгесенең сайлап алу турын үткәрде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International